Мөфти Мәскәүдә ислам мәгарифе үсеше буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады

Җөмәдәл-ахыр аеның 15 көнендә, Татарстан мөфтие Мәскәүгә эш сәфәре кыла. Биредә ул Россия Федерациясендә ислам мәгарифенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. РФ Президенты Администрациясе вәкилләре, Россиянең әйдәп баручы диния нәзарәтләре һәм ислам югары уку йортлары җитәкчеләре катнашындагы киңәшмә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырылды. Татарстанны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Бөтенроссия Ислам мәгарифе советы рәисе, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Катнашучылар ислам мәгариф стандартларына гражданлык тиңдәшлекне формалаштыручы программаларны кертеп җибәрү; ислам мәгариф учреждениеләре чыгарылыш шәкертләренең эшкә урнаштыру системасын камилләштерү; укучыларны һәм мөселман уку йортларының чыгарылыш шәкертләрен матди яктан кызыксындыру критерийларын әзерләү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Утырыш кысаларында мөселман өммәте өчен “умыртка баганасы” булган тема буенча үз карашлары һәм тәкъдимнәре белән, мөселман мәгариф системасы үсешендә Россиядә иң яхшы тәҗрибәгә ия төбәк мөселманнары башлыгы буларак, Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгаллим хезмәт куя һәм дүрт меңнән артык шәкерт белем ала. Болгар ислам академиясе ачылу белән 2017 елда Татарстан Республикасында мөселман мәгариф системасы дүрт баскычлы система буларак тулысынча формалашып җитте: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия. Шунысы куанычлы, мәгариф өлкәсендә эшләнгән, укыту процессына кертелгән һәм сынау узган Татарстан башлангычлары илнең барлык төбәкләрендә кулланылыш табалар. Республикабызның ислам мәгариф учреждениеләре поликонфессиональ һәм милли үзенчәлекләрне, традицияләрне һәм Россия җәмгыяте һәм өммәте ихтыяҗларын күздә тотып әзерләнәләр. Шул уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллин мәгариф стандартларында ислам уку йортларында гарәп телен укытуны көчәйтү кирәклекне билгеләп узды:

– Революциягә кадәр Россиядә мөселман дин эшлеклеләре югары дәрәҗәдә гарәп телен белгәннәр, фән һәм дин гыйлеме эшчәнлекләрен гарәп телендә тормышка ашырганнар. Безгә шушы дәрәҗәгә омтылырга кирәк дип саныйм, безнең дин әһелләренә чит илгә чыгарга хаҗәте булмаска тиеш. Бүгенге көндә яшь мөселманнарның читкә чыгуларының төп сәбәбе – Коръәнне дөрес итеп укырга һәм гарәп телендә аралашырга, язарга, сөйләшергә өйрәнү. Әгәр әлеге ихтыяҗны монда булдырсак, чит илгә чыгуның әһәмияте калмый.