“Мөселман уку йортлары илебезнең зыялылар элитасын тәрбияләргә тиеш”

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Форум ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм мөдирләре, Россия һәм чит ил фәне вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин форумда катнашучыларны сәламләде һәм гыйльми слётта каралачак төп мәсьәләләрне билгеләде.

Галим катнашучыларга академия ачылу тарихын һәм аның ислам мәгарифенең торгызылуында һәм үсешендәге ролен искә төшерде: “Бүгенге көндә Татарстанда 2000 мөгаллим белем бирә һәм дәресләргә 20000 шәкерт йөри. Уртак көч белән өчбаскычлы дини мәгариф системасын булдырдык: мәдрәсәдә урта һөнәри белем – Россия ислам институтында бакалавр дәрәҗәсе – академиядә магистратура. Белем дәрәҗәсен әлеге уку йортларында күтәрү бик мөһим, чөнки безнең заманда дин гыйлеме һәм хәзерге чор проблемалары белән бәйле күп кенә катлаулы сораулар очрап тора”. Рәфикъ хәзрәт уку йортлары XXI гасыр шартларында килеп туган катлаулы дини сорауларны классик ислам мәгарифе һәм фәне күзлегеннән карый алырлык илебезнең мөселман зыялылары элитасы тәрбияләвендә ышанычын белдерде.

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мәдрәсәләре хакында белешмәлек әсбап тәкъдим ителде.

Әлеге китапка мәгълүматлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге тарафыннан бер ел дәвамында җыелып, басмага әзерләнгән.

Татарстан мәдрәсәләре һәм аларда белем бирүче мөгаллимнәр, хезмәткәрләр турындагы белешмәлеккә кереш сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин язган. "Һәр уку йортында да абруйлы, акыллы, дини һәм шул ук вакытта дөньяви белемгә ия булган остазлар белем бирәләр", - дигән сүзләр белән башлана китап.

Белешмәлеккә республикабызның тугыз мәдрәсәсендә эшләүче мөгаллимнәрнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге хакында мәгълүмат тупланган.

Ачылыш тантанасын пленар утырыш дәвам итте, анда Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин чыгыш ясады. Шулай ук мөфтинең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев нотык тотты. Моннан тыш, үзенең тикшеренүләре белән бүген Халыкара ислам фәне университеты әдәбият, гуманитар һәм мәгариф фәннәре факультетының гарәп теле кафедрасы профессоры (Иордания) Абделраззак әс-Сәгъди, Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтының ислам һәм ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Риф кызы Сафиуллина әл-Анси, ТР Фәннәр академиясе “Ислам тикшеренүләре үзәге” фәнни хезхмәткәре, “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе директоры Вәлиуллин Камил Хәмзә улы һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Иртәгә конференциягә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка мактаулы кунаклар киләчәк. Катнашучылар урта һәм югары һөнәри мөселман мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышачак. Форум кысаларында иң яхшы студентларга стипендияләр тапшырылачак, шулай ук яхшы эшләүче мөгаллимнәр билгеләнәчәк.

Мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре форумы 2012 елдан башлап һәр елны уздырыла. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты һәм Казан федераль университеты белән бергәлектә оештыра.