БОЛГАР ИСЛАМ АКАДЕМИЯСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ КОНФЕРЕНЦИЯ ҮТТЕ

Болгар ислам академиясе комплексында Ислам мәгарифе советы утырышы узды, аның кысаларында Болгар ислам академиясен тәкъдим итү һәм  “Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды. Кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәров, Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ хөкүмәтенең мәдәният департаментының киңәшчесе Алексей Зенько, Спас районы башлыгы Камил Ногаев бар иде. Чарада шулай ук Россиядәге югары һәм урта мөселман уку йортлары җитәкчеләренең катнашты.

Беренче булып кунакларга Əсгать Сәфәров мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән сәламләү сүзләре җиткерде. Әсгать Әхмәтович үз чыгышында РФ Президенты Владимир Путинга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка Болгар ислам академиясе проектын хуплаулары һәм безнең төбәктә исламны тагы да тирәнрәк өйрәнергә җирлек бирүләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Əсгать Сәфәров фикеренчә, хакимият органнарының дин әһелләре белән хезмәттәшлек итүенең  төп бурычы – “традицион булган ислам мәгарифен үстерү”.

Утырышта катнашучыларны Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылары исеменнән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти хәзрәтләре Болгар җиренең гыйлем таратуда аерым миссиясе барлыгы хакында әйтте. 

“Кеше үзе белгәннәргә нигезләнеп эшләсә, Аллаһ безне варислар итеп, безгә мирас, моңа кадәр уебызга да кереп карамаган белемнәр бирәчәк. Шуңа да безгә булган белемнәрне сакларга кирәк. Шул чагында академиядән белемле әһелләр чыгачак”, – диде мөфти. 

Ул конференциядә катнашучылар белән нәзарәтнең фәнни-мәгариф проектлары белән дә бүлеште. Камил хәзрәт сүзләренчә, хәзер актив рәвештә урта гасыр галиме Борханеддин Болгариның кулъязма буларак сакланган 4 хезмәтенең күчермәләрен өйрәнү бара. Мәгълүм булганча, аларның төп нөсхәсе «Астан Кудс Резави» китапханәсендә саклана, ә кулъязмаларның күчермәләре исә килешү нәтиҗәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында тапшырылды. Монардан тыш, Бахрейн галимнәре белән бергәләшеп Галимҗан Барудиның мирасын өйрәнү эше дә башланып киткән. Күптән түгел нәзарәт әзерләп чыгарга Коръән басмасы хакында да әйтеп үтте: “Якын арада Сүриянең Дин эшләре министрлыгыннан Коръәнебезнең барлык шартларга да туры килүен дәлилләүче документлар алачабыз”. 

Алга таба РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча департамент башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ Хөкүмәте мәдәният департаментының милли мөнәсәбәтләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча бүлек киңәшчесе Алексей Зенько һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев чыгыш ясадылар. 

Россия Федерациясе Президенты Хакимияте эчке эшләр идарәсенең дини оешмалар белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин белдерүенчә, Болгар академиясе киләчәктә алдынгы карашлы дин әһелләре өчен бер мәйданчык булачак. Аларның хезмәт нәтиҗәсе буларак халыкның һәм дәүләтнең кызыксынуларына туры килгән дөрес фәтвәләр, дини хөкемнәр чыгачак.  

Болгар ислам академиясен ТР Президенты ярдәмчесе, академиянең Учредительләр советы рәисе ректор вазифаларын башкаручы Камил Исхаков тәкъдим итте. Ул республикада ислам мәгарифенең башлангычлары, Болгар ислам академиясен булдыру тарихы һәм аның эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. “Россия ислам академиясе һәм Болгар ислам академиясенең Уку-укыту һәм фән идарәсе белән берлектә ислам хокукы, ислам гакыйдәсе, Коръән тәфсире, Коръән фәннәре, ислам икътисады уку программасы һәм планы төзелде”, - дип белдерде Камил Исхаков һәм беренче яртыеллыкта академиядә уку-укыту эше ничек оештырылачагы хакында сөйләде. 

Аннары кунаклар Ак мәчеттә җомга намазын укыдылар. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Аннан соң Совет утырышы Болгар ислам академиясендә дәвам итте, анда  “Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.