ИКЕНЧЕ ӘХМӘДЗӘКИ ХӘЗРӘТ САФИУЛЛИН УКУЛАРЫ: "БАБАМНЫҢ НӘСИХӘТЛӘРЕ, МИРАСЫ ҺӘМ ТОРМЫШ ЮЛЫ КҮБЕСЕ ӨЧЕН ҮРНӘК..."

Бүген Диния нәзарәте бинасында дәгъват бүлеге тарафыннан оештырылган «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция эшендә Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгди, академик Энгель Таһиров, Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин, Нурлат районы вәкилләре катнашты.

Чараны беренчеләрдән булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Мөфти Әхмәдзәки хәзрәтнең дин галиме буларак татар дөньясында тоткан урыны хакында җиткерде.

“Әлхәмдүлилләх, татар халкы арасында элек-электән чын рухи остазлар – ишаннар булган, – диде мөфти үз чыгышында.  – Алар арасында хөрмәтле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның да исеме бар. Үсеп килүче буынны Әхмәдзәки хәзрәтнең хезмәтләре һәм фикерләре белән таныштыру – безнең изге бурычыбыз. Күренекле татар дин галимнәренең күбесе тасаввуф традицияләре белән бәйле булган. Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Баруди, Рәмзи, Рәсүли, Ялчогыл шулар рәтендә. Суфичылык традицияләре дини сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтергә чакыра. Бу сыйфатлар иң мөһим әхлакый кыйммәтләр булып тора. Алар  рухи тәрбия һәм игелек чыганаклары”.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә суфичылык бүгенге көндә дә актуаль булуына басым ясады,  дини традицияләрне тергезүдәге проблемаларга тукталып узды.

"Тасаввуф – исламда иң мөһим фәннәрнең берсе. Тасаввуфне өйрәнеп, кешеләр үзенең эчке дөньясын ямьләндерә һәм камилләштерә, холыкларын күркәм гадәтләр белән баета. Бу фән Аллаһы Тәгаләнең колларын илаһи мәгърифәт белән бүләкли һәм шуның белән Раббыбызга якынайта. Суфичылык турында сөйләгәндә имам әл-Газали үзенең “Ихйа улум – әд-дин” китабында болай дигән: “Ахирәттә кешеләргә ярдәмгә дөньялыктагы байлыклар түгел, ә бары йөрәкләрендәге яктылык, гыйлем һәм ихласлык кына ярдәмгә килер”, – диде мөфти.

Конференцияне дәвам итеп Әхмәдзәки хәзрәтнең якташлары чыгыш ясады. Араларында Нурлат районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов бар иде. Ул  Россия меселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин исеменнән Әхмәдзаки хәзрәтне "Дан, намус һәм дәрәҗә" ордены белән бүләкләде һәм аны тантаналы төстә оныгы Марат Сафиуллингы тапшырды.

Марат Сафиуллин бабасының исемен йөрткән укуларның Татарстанда күркәм гадәткә кереп баруы өчен дин әһелләренә зур рәхмәтен белдерде.

"Бабамның нәсихәтләре, мирасы һәм тормыш юлы күбесе өчен үрнәк булуы миндә горурлык хисләре тудыра. Аның гыйлемгә хирыслыгы, остазларча булган белемен башкаларга җиткерергә тырышуы, мәгърифәти эшчәнлеге әле дә кызыксыну уята һәм хәзерге заман дин әһелләре өчен бер үрнәк булып тора. Бабам укучыларына җиткергән принциплар традицион ислам кыйммәтләренә туры килә һәм әле дә үзенең актуальлеген югалтмый", - дип белдерде хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин.

Сәламләү сүзләреннән соң фәнни эзләнүләре белән мөфти урынбасары Рафик Мөхәмәтшин,  БДБ илләре Институтының исламны өйрәнү бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев, академик Индус Таһиров һәм Татарстанның мөселман уку йорталары мөгаллимнәре, җитәкчеләре бүлеште. Аерым алганда, конференциядә катнашучылар игътибарына Татарстанда дини традицияләрне тергезү проблемалары,  интернетта суфийчылык мәсьәләләрен яктырту һәм башка җитди темаларга чыгышлар тәкъдим ителде.

Сөйләшү ахырында резолюция кабул ителде. Конференциядә катнашучылар фикеренчә, чит агымнарга, экстремизм идеяларына киртә кую, яшь буынга динебезнең әхлакый  принципларын җиткерү һәм рухи мирасыбызны саклап калдыру өчен түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәк:

1. Мәдрәсәләр өчен тәсаувыф тарихы буенча дәреслек әзерләү;


2. Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар бастыру, документаль фильмнар төшерү;

3. Борынгы кулъязмаларны өйрәнү, аларны хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү;

4. Мөгаллимнәр өчен Идел-Урал регионында тәсаувыф тарихы һәм мирасы буенча семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү;

5. III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын Нурлат районының Кизләү авылында үткәрү;

6. Конференция материалларын китап рәвешендә бастыру.

Бүген шулай ук конференциядә катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның каберен зиарат кылды.